«Интертат»тан алынган мәгълүматлар буенча
«Халкыбызның йөзе, бизәге булган милли бәйрәмебез Сабантуйларның дәрәҗәсе соңгы елларда мәйданда нинди артист чыгыш ясавына карап бәяләнә, дип әйтсәк, ялгышмабыз», – ди "Интертат" хәбәрчесе Гөлназ Хәбибуллина.
7 июньдә булачак Арча Сабан туен быел нинди җырчылар бизәячәк соң? Бу сер түгел.
Салават Фәтхетдинов 7 июнь көнне 3 район Сабан туенда җырлаячак икән. Аның берсе – Арча районы. Бездә ул 12.00-13.00 сәгатьләрдә чыгыш ясаячак. Бу турыда концерт директоры Марсель Имамов хәбәр итә.
Арча Сабан туенда шулай ук Ришат Төхвәтуллин чыгышларын да карарга мөмкин булачак.
8 июнь көнне Нурзадә Иске Кырлай авылы Сабан туенда чыгыш ясаячак.
Нет комментариев