erid:2VtzquqpS7d
Арча Сабантуенда 13 аттракцион эшләде
Арча яңалыклары

Арча Сабантуенда 13 аттракцион эшләде

Арчада Сабантуйда яшь арчалылар һәм район кунаклары өчен аттракционнар паркы булдырылды: 13 карусель һәм кабартылган таулар гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Дәүләт техника күзәтчелеге контролендә эшләде.

Сабантуйны оештыручылар балаларның ялын уздыруга да басым ясадылар. Мәйданда Йошкар-Ола, Воронеж, Чебоксар һәм Арчадан мобиль аттракционнар эшләде. Барлыгы 13 күңел ачу җайланмасы куелган иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча шәһәре һәм муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.

“Бәйрәм алдыннан барлык аттракционнар да Арча районы дәүләт техника күзәтчелегендә мәҗбүри теркәлү узды. Ә бәйрәм көнендә аларны файдалану куркынычсызлыгы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан контрольдә тотылды. Карусельләр һәм кабартылган таулар балалар һәм аларның әти-әниләре өчен төп күңел ачу чарасы булды”, – диде ул.

 

                                                                                 


Нет комментариев