25 нче февральдә Казан шәһәрендәге “Адымнар” мәктәбендә язучы, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Равилә Шәйдуллина-Мурат иҗатына багышланган “Сихәтләнү” республикакүләм бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Тантаналы чарада Арча районы вәкилләре дә лаеклы чыгыш ясады. Арчаның 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре арасында Арчаның унынчы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфинур Зәйнакова “Язучының прозасын сәнгатьле сөйләү” номинациясендә беренче урынга лаек булды. Шулай ук татар теле тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина “Шагыйрьнең поэзиясен сәнгатьле сөйләү” номинациясендә җиңү яулады.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларның уңышы – район мәгариф учреждениеләрендә алып барылган системалы эшчәнлекнең, туган телгә һәм әдәбиятка ихтирам тәрбияләүнең ачык нәтиҗәсе.
Иҗади эзләнүдә булган тәрбиячеләребезне ихлас котлыйбыз һәм алдагы эшләрендә дә яңадан-яңа казанышлар телибез.
Нет комментариев