Даими үткәреләчәк
Арчада чираттагы "Тоннель" профилактик чарасы үтте. Төрле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 9 кешегә беркетмә төзелде. Алкогольле эчемлек яки наркотик матдә кулланган хәлдә юлга чыкканнар булмады.
- Мондый чаралар киләчәктә дә даими рәвештә дәвам итәчәк, - диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов.
Нет комментариев