erid:2VtzquqpS7d
Арчада чик сакчылары хөрмәтенә мемориал ачылды
Арча яңалыклары

Арчада чик сакчылары хөрмәтенә мемориал ачылды

Арчаның Җиңү паркында үтте ул.

Армиядә чик сакчылары булып хезмәт иткән ир-егетләр җыелды. Шактый күп килделәр. Җиңү паркы күрешү-сөйләшү, көлешүләрдән, яшь чакларны искә төшерүләрдән шау-гөр килеп торды.  Паркта чик сакчылары хөрмәтенә мемориал эшләнгән. Мемориалны ачу тантанасына Биектаудан ретро пвтомобильләр колоннасы да килеп җитте. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов катнашты. Ул чик сакчылары булып хезмәт иткән ир-егетләрне бәйрәм белән котлады, Ватан алдында торган изге бурычларын намус белән үтәгән өчен рәхмәт әйтте, яшь буынны тәрбияләүгә чакырды, исәнлек-саулык теләде. Казаннан "Чик сакчылары берлеге" иҗтимагый оешма рәисе Альберт Сөләйманов кайтты. Ул актив ир-егетләрне котлап үтте.Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев