erid:2VtzquqpS7d
Арчада эзтабар гаиләләр көч сынашты
Арча яңалыклары

Арчада эзтабар гаиләләр көч сынашты

Җиңүчеләр билгеләнде

Спорт ориентиры буенча "Эзтабар гаилә" дигән чара үтте. Оештыручысы һәм уздыручысы Арча укучылар сарае. Ерак барып та тормадылар. Биналары каршындагы шәһәр паркына гына чыктылар. Өйдә ятасы килмәгән, балаларына нинди дә булса кызыклы шөгыль эзләгән, үзләре дә спорт җанлы гаиләләр катнашты. Барлыгы 22 гаилә, 22 команда.
Һәр гаиләгә аерым карта бирелде, шуның нигезендә парк буенча эзләү эшләре алып бардылар. Гаилә белән. Аерым стартлар да булды. Әтиләр, әниләр, балалар өчен. Кызык та, күңелле дә, файдалы да булды. Күпме көч, дәрт, уңай эмоцияләр алды балалар. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә. Соңыннан җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләр тапшырылды.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев