erid:2VtzquqpS7d
Арчада Рафаэль Вәлиуллин истәлегенә хоккей ярышлары бара
Арча яңалыклары

Арчада Рафаэль Вәлиуллин истәлегенә хоккей ярышлары бара

Анда дүрт команда катнаша.

Бүген “Арча” Боз сараенда махсус хәрби операциядә һәлак булган гвардия подполковнигы Рафаэль Вәллиуллин истәлегенә багышланган хоккей турниры бара. Анда Арча, Балтачһәм Рафаэль Вәлиуллинның дусларыннан торган “Алтай” һәм “Рафа” командалары үзара көч сынаша.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, Рафаэль Вәлиуллинның тормыш иптәше Әлфия Вәлиуллина, хәрби дусты Ирек Әхмәтов, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтүче Илнур Яруллин катнашты.

“Рафаэль безнең хәтердә һәрвакыт “Алтай” булып калачак. Мин аның белән беренче тапкыр махсус хәрби операция зонасына баргач танышкан идем. Шуннан бирле без аның белән элемтәдә тордык. Рафаэль иң беренчеләр рәтендә илебезне сакларга дип чыгып киткән егет. Кызганычка каршы, ул бүген безнең арабызда юк. Рафаэльне хөрмәт итеп килгән хоккей сөючеләргә, шушы ярышларны оештырган гаиләсенә, дусларына зур рәхмәт. Бүген монда әйтелгән сүзләр, уйнаган уеннар Рафаэль рухына дога булып барып ирешсен, ул бик яхшы кеше иде”, – диде ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев.

Илшат Нуриев "Арча" командасы составында уеннарда да катнашты.

Илнур Яруллин Әлфия Вәлиуллинага, район башлыгы Илшат Нуриевка һәм ярышны оештыруда ярдәм иткән хоккейчыларга махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатлардан Рәхмәт хатлары тапшырды.

Әлфия ханым “Арча” Боз сараенда шөгыльләнүче яшь хоккейчыларга бүләкләр тапшырды.

 

 

 


Нет комментариев