erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчага яшь табиблар эшкә кайтты

Поликлинка залында алар белән очрашу булды.

 Яшь табиблар белән таныш булыйк. Стоматолог-терапевтлар Галия Закирова, Искәндәр Вафин, балалар табибы Азат Низамиев, кардиолог Алена Зәйнетдинова, стационар терапевты Айсылу Галимова, участок терапевты Өметҗан Сайназаров. 

Арча үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов, реаниматолог Ринат Урманов, невролог, поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Азат Вафин, участок табиб-терапевты Эльвира Хәкимҗанова яшь табибларга, районга эшкә кайтуларын хуплап, үзләренең киңәшләрен бирделәр, эшләрендә уңышлар теләделәр. Баш табиб Рифат Идрисов чыгыш ясаганнан соң тәҗрибәле табибларга яшь белгечләргә нинди теләкләрегез бар, дип мөрәҗәгать итте. Реаниматолог Ринат Урманов: “Җигелеп эшләргә!” – диде. Һәм: “Сез медицина институтына болай гына укырга кермәдегез, мин һәрвакыт шулай дип әйтәм, әти-әни кушканга гына түгел, – дип сүзен дәвам итте. – Иң беренчедән, кешене яратырга кирәк, икенчедән, кеше турында кайгырта белергә, өченчедән, гомер буе белемне арттырырга! Медицина институтында укыдым да – уку бетте дигән сүз түгел, без гомер буе белем, тәҗрибә туплыйбыз. Сезгә юллар ачык – кулыгызда әләм! Безнең медицина өлкәсендә төрле белгечлекләр бар: берничәсен үз-ләштерергә мөмкин-лекләр күп. УЗИ, ФГДС, рентген, функциональ диагностика, реактология, психиатрия, реабилитация, ортопедия һ.б.

– Әгәр дә тагын бер белгечлекне үзләштерергә теләгегез бар икән, без сезне учреждениедән укырга җибәрәбез, – диде баш табиб Рифат Идрисов.  

Яшь табибларның үзләре белән дә сөй-ләштек. Чирмешән районыннан Айсылу Галимова: “Мин Арчага эшкә ике ай ярым элек кайттым, – дип сөйләде. – Эш өчен Казанга якын районны сайладым. Интернетка кереп, Арча шәһәрен карадым. Нинди матур, чиста шәһәр, дип соклан-дым. Һәм менә эшкә кайттым. Поликлиникада участок терапевты булым эшлим”. Кукмара районыннан Алена Зәйнетдинова: “Узган ел югары уку йортын тәмамлап, бер ел Казанда эшләдем. Быел Арчага кайттым. Поликлиникада кардиолог булып эшлим”. “Сезнең Арчада эшлисегез киләме? Әллә Казанга китәргә исәпме?”. “Арчада калырга исәп, мин Казаннан кайттым инде”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәсәншәех авылыннан стоматолог Галия Закирова: “Арча стоматология поликлиникасында эшлим. Әни Рәмзия авылда фельдшер, апам Гүзәл Казанда шәхси клиникада табиб-терапевт. Без дүрт бала үстек, икебез медицинаны сайладык”. Казанда туып-үскән балалар табибы Азат Низамиев: “Әти-әни киңәше белән медицинаны сайладым. Һәм бик ошаттым. Мәктәптә укыганда музыка мәктәбенә йөрдем. Баянда уйныйм”. Эх, очрашуга баяныгызны да алып киләсегез калган икән, дим... Арчадан табиб-стоматолог Искәндәр Вафин: “Майдан Арча стоматология поликлиникасында эшлим. Безнең әтиебез Әнвәр Нәүфәлович табиб, бертуганнарым да (Азат, Ирек) табиблар. Зурларның тешләрен дәвалыйм”.

Кыргызстаннан килгән, милләте буенча үзбәк Өметҗан Сайназаров: “Мин институтта укыганда ук Татарстанда эшләргә хыялландым. Казанга килдем. Интернет аша Арчаны таптым, ошаттым һәм эшкә кайттым.  Муниципаль квартирда яшим. Участок терапевты булып эшлим”.

Без яшь табибларга Арча җирендә исән-имин халыкка игелекле хезмәт күрсәтүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев