erid:2VtzquqpS7d
Арчалар бочча буенчаТатарстан чемпионатында уңышлы чыгыш ясады
Арча яңалыклары

Арчалар бочча буенчаТатарстан чемпионатында уңышлы чыгыш ясады

Якташларыбызны котлыйбыз!

31 майда Казанда терәк-хәрәкәт аппараты авырулары нәтиҗәсчендә хәрәкәтләре чикләнгән кешеләр арасында бочча буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Анда безнең район егет һәм кызларыда уңышлы чыгыш ясады. Бу хакта Арча Укучылар Сарае хәбәр итә.

Арча районы командасы бик яхшы нәтиҗәләр җелән кайтты. Команда составында Зилә Сөнгатуллина, Рамил Шәрәфетдинов, Айрат Низамов, Ралина Шакирова чыгыш ясады.

Зилә Сөнгатуллина – өченче, Рамил Шәрәфетдинов – беренче, Айрат Низамов – беренче урыннарны яулады.

Барлык катнашучыларны уңышлы чыгыш ясаулары беән котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез.

Бочча – боулинг, петанк уеннарына ошаган хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен туп белән уен. Ул паралимпия спорт төре.

Фотолар Арча Укучылар Сараеның социаль челтәреннән алынды


Нет комментариев