erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 3нче мәктәбендә гаиләләр очрашты

Очрашу Гаилә елына багышланган иде.

Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе – балалар бакчасында башлангыч сыйныфларда укучы балалар әти-әниләре белән бергә гаилә бәйрәменә җыелды. Узган елның 22 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Шул уңайдан биредә гаиләләр үзенчәлекле итеп үзләре белән таныштырды.

Беренче булып сәхнәгә уллары Данир белән Зөлфәт һәм Рания Сибгатуллиннар гаиләсе чыкты. Әниләре Рания һәм уллары Данир, чыгышларын фото, видеолар белән тулылындырып, гаиләләре турында сөйләгәннән соң әтиләре Зөлфәт кунакларга җыр бүләк итте.

Марат һәм Рәдифә Шакировлар кызлары Зилә белән очрашуга татар халкының милли киемнәреннән килгән иде. Гаиләдә, туганлык җепләрен саклап, буыннан буынга килгән гаилә гореф-гадәтләренә тугры булып яши бу гаилә.

Рөстәм һәм Алия Газизовларның өченче мәктәптә кызлары Раяна укый. Бүгенге очрашуда аларның гаиләсе белән әниләре Алия таныштырды. Үзенең үзенчәлекле кул эшләре белән барлык кунакларны шаккатырды ул. Тегә, бәйли, скрапбукинг белән шөгыльләнә. Алия ханымның кызларына багышланган искиткеч матур альбомнары берәүне дә битараф калдырмагандыр.

Кызлары Ралина белән Радил һәм Гөлия Мөбәрәкшиннар, кызганыч, очрашуга килә алмады. Гаилә башлыгы Радил махсус хәрби операциядә хезмәт итә икән. Илебездә тизрәк тынычлык урнашып, исән-сау якыннары янына әйләнеп кайтуын теләп калабыз аңа.

Инсаф һәм Анна Гәрәевлар ике ул Данат һәм Богданны тәрбияли. Бүгенге очрашуда Анна ханым кунакларга матур җыр бүләк итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дмитрий һәм Наталья Гусевларның уллары Михаил өченче мәктәптә укый. Наталья Гусеваны безнең рус газетасын укуычыларга үзенең шигырьләре аша күптән таныш. Бүген дә ул улына һәм кызына багышланган шигырьләрен укыды.

Рәзил һәм Люция Бариевлар уллары Рәсим һәм кызлары Әлфияне тәрбияли. Бәйрәмдә Люция ханым улы һәм кызы белән җыр җырлап китте.

Камил Бәдретдинов бәйрәмгә әнисе Айгөл ханым белән килгән иде. “Гаиләдә иң мөһиме – үзара аралашу һәм бер-береңә хөрмәт булу”, – диде алар.

Соңгылардан булып сәхнәгә 4 “В” сыныфының әти-әниләре вокал төркеме чыкты. 4 ел эчендә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә дуслашып өлгергән. Әниләрнең ул-кызлары белән башкарган чыгышы очрашуның бизәге булды.

Бәйрәм ахырында гаиләләрне котлап, аларга Рәхмәт хатлары тапшырырга сәхнәгә Арчаның өченче башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы директоры Гөлнара Заһидуллина чыкты.

“Бик матур, җылы бәйрәм чарасы килеп чыкты, – диде ул. – Без һәр гаилә тарихы, аларның гореф-гадәтләре белән таныштык. Безнең балаларыбызның шундый дус, тату гаиләләрдә тәрбияләнүенә без бик шат”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X