erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның Дан аллеясында яңа йолдыз кабынды

Районда Дан аллеясы 15 ел элек барлыкка килде. 2009 елдан бирле биредә үзләренең укуга мөнәсәбәте белән мәктәп, район тормышында “йолдызлы” эз калдырган чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтенә яңа йолдызлар кабына.

Быел ул Шушмабаш мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы Илнур Абдуллин йолдызы. Илнур район Мәдәният йортында узган чарада да сәхнәгә күтәрелде. Ул биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк, рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этапларында, химия буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасында призлы урыннар яулаган егет. Илнурның уңышлары моның белән генә бетми. Химия буенча бердәм дәүләт имтиханында ул 100 балл җыйган. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый.

– Тормышымны медицина белән бәйләргә телим. Бу минем башлангыч сыйныфтан бирле килгән хыялым. Теш табибы һөнәре алып, киләчәктә туган ягым Арчага эшкә кайтасым килә, – дип киләчәккә планнары белән уртаклашты Илнур. – Мәктәптә “5”кә генә укып бардым. Бердәм дәүләт имтиханнарын авыр димәс идем. Химиядән иң югары балл җыюым белән мин әти-әниемә, укытучым Лилия Фәтхрахмановага рәхмәтле. Алар миңа һәрчак ярдәм итеп торды. Тырышырга, әзерләнергә кирәк. Көн саен 15әр минут булса да шуңа багышларга кирәк. Җәй көннәрендә дә. Барысы да үзеңнән тора.

– Илнур – бик тырыш егет, – ди аның турында Шушмабаш мәктәбенең химия укытучысы Лилия Фәтхрахманова. – Кайбер мәсьәләләрне ул миннән дә яхшырак чишә. Куйган максатына ирешүе, тәрбияле, кешелекле, итагатьле булуы өчен мин аны бик хөрмәт итәм. Ак юллар сиңа, Илнур, куйган масатларыңа ирешергә насыйп булсын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу урында Лилия ханымның уңышларын да әйтмичә калсак, дөрес булмас иде. Беренче күрүдә үк тыйнаклыгы белән җәлеп итте ул. Ә аның укучылары ел саен химия буенча бердәм дәүләт имтиханнарында иң югары балларга тапшыра. Быел Шушмабаш мәктәбен тәмамлаучы 6 укучының 4се химиядән имтихан тапшырган, аларның берсе – 95, Илнур – 100, ә икесе 90 балл җыйган.

– Шушмабаш мәктәбендә 36 ел эшлим, шуның 17 елын директор урынбасары булдым, бердәм дәүләт имтиханнарына 2005 елдан бирле әзерлим, – ди Лилия Фәтхрахманова. – Инде үзем укыткан укучыларның укучыларын укытам. Укучыларым арасында медицина юнәлешен сайлаучылар да, башка уку йортларына керүчеләр дә күп. Районга да эшкә кайталар. Имтиханнарны тапшырып була, бары тик тырышырга кирәк. Дөрес, эшләр авырая. Бүген укучылар Интернет мөмкинлекләреннән дә оста файдалана.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев