erid:2VtzquqpS7d
Арчаның яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы сынатмады
Арча яңалыклары

Арчаның яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы сынатмады

Котлыйбыз

32 нче республикакүләм «Имин тәгәрмәч» яшь юл хәрәкәте инспекторлары бәйгесе Түбән Кама районындагы «Кама Артек» балаларны савыктыру, ял һәм мәшгульлек үзәгендә узды. Бәйгедә 58 районнан һәм шәһәрдән 9–11 яшьлек 232 укучы катнашты. Алар район һәм шәһәр этапларында җиңү яулаганнан соң, 4 кешелек командалар составында көч сынашты.

Катнашучылар шәхси һәм команда зачетларында юл йөрү кагыйдәләрен белү, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү, велосипедны фигуралы йөртү буенча һәм чын юл шартларын чагылдырган автошәһәрчектә осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук ЮИДчылар юлларда хәвефсез йөрү нигезләре буенча теоретик имтихан тапшырды һәм «Бергә — юл хәрәкәте хәвефсезлеге өчен!» иҗади бәйгесендә катнашты.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә беренчһ мәктәпнең “БеРКуД” яшь юл инспекторлары командасы да катнашты. Команда җитәкчесе — Лилия Әхмәтгалиева. Команда составында: Хәмидуллина Алинә, Гайнетдинов Ранэль, Дәүләтшина Зәлия һәм Сәйфуллин Сөләйман.

Безнең ЮИДчылар инде алтынчы ел рәттән район данын яклап уңышлы чыгыш ясыйлар. Быел да алар республика буенча иң көчле ун команда арасына кереп, гомумкоманда зачетында 5 нче урынны яуладылар. Моннан тыш, «Тормыш иминлеге нигезләре», «Велосипедны фигуралы йөртү», «Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре», «Автошәһәрчек», «Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр» станцияләрендә һәм иҗади чыгышта җиңүче булдылар.

Команданы һәм аларның җитәкчесен уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр телибез!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев