erid:2VtzquqpS7d
Арчаның күппрофильле лицее укучылары өмәгә кушылды: чисталык үзебездән башлана
Арча яңалыклары

Арчаның күппрофильле лицее укучылары өмәгә кушылды: чисталык үзебездән башлана

Алар территорияне коры үләннәрдән арындырды, асфальтны себерде, юлбуйларын чистартты

Бүген Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее укытучылары һәм укучылары да өмәгә кушылды.

“5–7 сыйныф укучылары лицей территориясен җыештырды: коры үләннәрне чистартты, асфальт фәм брусчатканы себерде. Ә 8–11 сыйныф укучылары Балтач борылышыннан Күпербаш авылына кадәр юлның ике ягында булган чүпләрне җыеп чыкты”, – диде лицей директоры Максим Ильясов.

Чисталык үзебездән башлана. Лицей коллективы район халкын үз йортлары тирәсендә дә чисталык сакларга һәм чүпләмәскә чакыра.


Нет комментариев