erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча каратистлары дан яулый

Арча каратистлары Сочида үткән Россиянең каратэ федерациясенең XIV чемпионатыннан бер кочак медальләр белән кайттылар.

Әти-әниләре сөенеп бетә алмый. Без дә бер кичне каратистлар шөгыльләнә торган залга Укучылар сараена киттек. Зал тулы малайлар, кызлар. Бик матур каратэ элементларын күрсәттеләр. Сокланып карап

тордык.

Тренерлары – Геворг Кароевич Саргсян. “Атнага ике тапкыр шөгыльләнәбез, – дип сөйли. – Казаннан килеп йөрим. Сәләтле балалар күп”. Редакциядән киләсен белгәч, әти-әниләр дә монда иде. Миләүшә белән Фоат Нотфуллиннар балалар белән Сочига кадәр барганнар. Аларның уллары Искәндәр Нотфуллин Арча педагогика көллияте гимназиясендә 8 сыйныфта укый. “2нче сыйныфтан каратэга йөрим, – дип сөйли Искәндәр. – Сәгать ярымлап шөгыльләнәбез. Тренерыбыз таләпчән. Кара билбау алдым. Ул безнең иң югары дәрәҗә. 2019 елда Европа чемпионатында катнашып, 1нче урын яуладым. Каратэ миңа ошый. Үз-үзеңне һәм башкаларны якларга өйрәнәсең”. “Физик яктан нык булгач, көрәш алымнарын белгәч, егет кешегә кайда да куркыныч түгел, – дип сүзгә кушылды әтисе Фоат. – Максатка ирешүчән, нык характерлы булып үсәләр. Укуы әйбәт”. Әнисе Миләүшә ханым да Арча каратистлары өчен тырышып йөри. Команда уңышларын безгә, редакциягә дә, хәбәр итеп тора.

Бер гаиләдән Алия белән Булат Баһавет-диновлар каратэ секциясенә йөри.  Алия – 7 сыйныфта, Булат – 4 сыйныфта. Әтиләре Рифат: “Безнең күршеләр каратэга йөри башлагач, без дә кызыктык, – дип сөйли. – Монда команда бик дус. Иптәшлек дигән нәрсә көчле. Балада мускул ныклыгы, түземлелек, ихтыяр көче барлыкка килә”. Алия Сочидан дүрт медаль, Булат 3 медаль яулап кайта. Икесе дә уку алдынгылары.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3нче мәктәптән София Гераскина, 2нче мәктәптән Равил Хәкимов – икесе дә 3 сыйныфтан – гаилә дуслары. Софиянең әнисе Ләйсән Гераскина: “Мин үзем дә студент елларында каратэ белән шөгыльләндем, – дип сөйли. – Каратэ – спортның бик матур төре. Безнең София каратэга 2017 елдан 5 яшьтән йөри. Ел ярымнан Казанда Россиянең каратэ федерациясенең XI чемпионатында София чемпион булды. Җиңүләр гел булып тора. Бу безнең тренер Геворг Кароевичның зур тырышлыгы. Рәхмәт”. Район газетасында 20 май санында София турында аерым язма чыкты. Укый аласыз.

Әскәр Кәримов Арчаның 9нчы балалар бакчасында тәрбияләнә. 6 яшь. Ел ярым инде каратэ белән шөгыльләнә. “Өч песи” дигән мульт-фильмны караганнан соң, Әскәр, әни, минем дә каратэ белән шөгыльләнәсем килә, диде. Менә шулай каратэга килдек, – дип сөйли әнисе Әлфия.

Искәндәр Мөхәммәтов, Алинә Муратова, Исмаил Мөхәм-мәткәримов... – алар күп. Бар да Сочидан бүләкләр белән кайттылар. Шатлыклы көннәре. Арчаның 1нче мәктәбендә 7 сыйныфта укучы Исмаил Мөхәммәткәримов каратэның техник хәрәкәтләрен төгәл итеп бик матур эшли. Әнисе Талия: “Каратэ белән күптән түгел генә шөгыльләнә башладык, – дип сөйли. – Яратып йөри. Яңа дуслар тапты. Сочидан ике 1нче урын алып кайтты”. Тренерлары Геворг Кароевич: “Арчада 2014 елдан каратэ секциясе алып барам, – дип сөйләде. – Бүгенге көндә Татарстан Республикасының каратэ федерациясе рәисе булып торам. 10 яшьтән көрәш белән шөгыльләнәм. Каратэ буенча ярышларда да катнашам. Бу спорт төре белән шөгыльләнү өчен яшьнең чиге юк. Каратистларның иң зур байлыгы – ул акыл, тәртип, үз-үзеңә ышанганлык. Тырышкан егетләр һәм кызлар Татарстан, Россия, халык-ара ярышларда чемпионнар булалар. Алар турында озак сөйләп була”.

Без сөйләшкән арада каратистлар ялга туктады. Идәнгә түгәрәкләнешеп утырып бер-берсе белән дусларча сөйләшә башладылар. Дуслар... Бердәм булуга,  командага, дуслыкка ни җитә! Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X