erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча көрәшчеләре югарыга үрмәли

Район көрәшчеләре яңа гына Казаннан ярыштан кайттылар. Шул уңайдан без район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев белән сөйләштек.

 

– 22-23 ноябрь көннәрендә Казанда Татарстан Рсепубликасы беренчелегенә көрәш буенча ярышлар булды, – дип сөйләде Ринат Алеев. – Арча көрәшчеләре, Чаллы, Казан, Балтачның көчле командаларын узып, 4нче урынга күтәрелде. Безнең уңышны Татарстан Республикасы көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин да мактап үтте. Равил Гарифуллович Арча командасының көрәшчеләрне читтән алмыйча көрәшүләрен, команданың Арча егетләреннән генә торуын әйтеп үтте һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышка ирешүләрен теләде.

Уңышның серләре нидә? Көрәшчеләргә районда шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бармы?

Күп нәрсә көрәшченең үзеннән тора. Көрәшчеләребез көчле, әзерлекле. Команда армия хезмәтен тутырып кайткан көрәшче егетләр белән тулыланды, шулай итеп, команда тагын да куәтләнде. Уңышка ирешүдә район башлыгы Илшат Нуриевның өлеше бик зур. Илшат Габделфәртович көрәш белән даими кызыксынып тора, районда ярышлар еш үткәрелә, күрше-тирә район көрәшчеләре дә ярышка килә. Көрәшчеләргә чиста, җылы, матур, юынырга душы булган, яңа тренажерлар, гантельләр белән тәэмин ителгән, гомумән, көрәшчеләргә бөтен уңайлыклары булган көрәш залы бирелде.

– Хәзер инде көрәшчеләрнең үзләре турында сөйләшик.

60 килога кадәр авырлыкта Иске Чүриле егете Рамил Хәсәнов, көрәш осталыклары күрсәтеп, 1нче һәм 2нче әйләнештә көндәшләрен 4 секундта отып шаккатырды. 65 килога кадәрлеләр арасында Түбән Аты мәктәбе физкультура укытучысы, Россиянең спорт остасы Рамил Хәкимҗанов шулай ук матур көрәшүе белән сокландырды.

Аңлавымча, алар призлы урын алмады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әмма алар оста көрәшүләре белән күпләрдән өстен чыктылар һәм команданың уңышка ирешүенә зур өлеш керттеләр. Ә менә 70 килога кадәр авырлыкта Түбән Мәтәскә егете, яшьләр арасында Татарстан чемпионы, бик күп тапкырлар сабантуй батыры Фәнгиз Мәннанов 3нче урынга лаек булды.  Яшьләр арасында 2 тапкыр Татарстан чемпионы, республика призчысы Арчадан шәхси эшмәкәр Төхвәтуллиннар оешмасында эшләүче Илнур Зәйнуллин Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән ярышта 3нче урын алган иде. Татарстан Республикасы беренчелеге ярышында да 3нче урынга лаек булды. Илнурның әзерлеге дә әйбәт, көче дә бар, техникасы да җитәрлек, аз гына тәҗрибә җитмәде. Ул чемпионнардан күпкә яшь. Илнурның киләчәге бик зур, киләчәктә 1нче урыннарны яулар, дип ышанабыз.

Команданың уңышына өлеш керткән башка көрәшчеләрне дә беләсе килә.

Югары Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов (75кг), Наласадан Дамир Әһлиуллин (80кг), Фаяз Зарипов (85кг), Арча педагогика көллияте студенты Булат Кәримуллин (85кг), Масрадан Нәсим Гыйбадуллин (90кг), Арчадан Руслан Абдуллин (130 кг), Иске Кишеттән Альберт Ситдыйков (130кг.нан югары) Арча данын яклап, лаеклы  көрәштеләр. Көрәшчеләрне ярышка 4 тапкыр Россия чемпионы булган спорт остасы Илшат Һидиятов әзерләде.

Киләсе ярышлар кайчан булыр дип көтелә?

Киләсе ярышлар февраль аенда герой шагыйрь Муса Жәлил призына үткәреләчәк. Арча җыелма командасы ул ярышта да, Алла боерса, сынатмас. Барлык көрәшчеләргә дә исәнлек-саулык, уңышлар телибез!

– Әңгәмә өчен рәхмәт. Уңышлар!

Румия Саттарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X