erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча район суды балигъ булмаган баласы өчен алимент түләмәгән өчен 44 яшьлек ананы хөкем итте

Кеше һәм закон

Судта ачыкланганча, хөкем  ителүче 2009 елдан башлап балигъ булмаган баласы өчен хезмәт хакының, башка керемнәренең дүрттән бере күләмендә алимент түләргә тиеш була. Ләкин ул аны түләми, улына матди ярдәм күрсәтми.

2020 елның 22 сентябрендә ул моның өчен җәмәгать суды тарафыннан административ җаваплылыкка тартыла, аңа 120 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге җәза бирелә.

Әлеге хатын-кыз моннан да тиешле нәтиҗә ясамый, алимент түләми. Шулай итеп 750 мең сумнан артык бурычы җыела.

Арча район суды Г.ны, хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып калып, 6 айга төзәтү эшләренә хөкем итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Радик Хәбибуллин,

район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X