erid:2VtzquqpS7d
Арчада мини-футбол буенча район беренчелеге бара
Арча яңалыклары

Арчада мини-футбол буенча район беренчелеге бара

Анда зона ярышларында иң көчле дип табылган 9 команда көч сынаша.

Бүген, 28 май көнне, Арча стадионында ир-егетләр арасында мини-футбол буенча райн беренчелеге бара. Анда зона ярышларында җиңү яулаган иң көчле 9 команда җыелды.  

Ярышларны ачу тантанасында футбол сөючеләрне, кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, – дип мөрәҗәгать итте ул футболчыларга. – Матур уен күрсәтегез. Җиңүне иң көчле команда яуласын”.

Илшат Габделфәрт улы мини-футбол буенча Арча районы беренчелегенең зона ярышларын үткәргән өчен Арча, Яңа Кенәр, Лесхоз командаларына рәхмәт әйтеп, 4000 сумлык сертификатлар тапшырды.

Уеннар әле кыза бара. Җиңүчеләр белән соңрак таныштырырбыз.


Нет комментариев