Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада район Советының чираттагы утырышы узды

    Бүген район Советының чираттагы утырышы узды.

    Аны район башлыгы,район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. 

    Депутатлар алдында районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова чыгыш ясады. Ул агымдагы елның беренче яртыеллыгында район бюджеты үтәлеше буенча хисап тотты. Утырышта шулай ук район тормышына кагылган хокукый актларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карарлар кабул ителде. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз. 

    Реклама

    Соңыннан Илшат Габделфәртович 19 ел районның иң зур Яңа Кенәр авыл җирлеген җитәкләүче Рафаил Фәхретдиновны  55 яшьлек юбилее белән тәбрикләде, аңа  Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: