Арчада сарай янды.
15 апрельдә көндезге өчләр тирәсендә Арча станциясендә, Солнечная урамы 53 йорт адресы буенча янгын булды. Фәридә Әхмәдуллина хуҗалыгында сарайда ут чыккан.
- Янгынның сәбәбе - электр чыбыкларындагы кыска ялгыныш булырга тиеш, - ди янгын күзәтү бүлеге өлкән тикшерүчесе Наил Бәйрәмов. - Башкаларны да сак булырга чакырам. Үзегезнең хуҗалыгыгызда ут чыбыкларын даими тикшертеп торыгыз, искеләрен вакытында алыштырырга кирәк. Хәзер бигрәк тә куркыныч чор. Һәр очкыннан ут чыгарга гына торган вакыт.
Нет комментариев