erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 3нче мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме

Бик күңелле булды.

Нәүрүз мөбарәкбад!

       Татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз бәйрәме. Ул төрки һәм көнчыгыш халыкларында Яңа елны каршылау бәйрәме буларак уздырыла килгән. Нәүрүз көнчыгыш календаре буенча мартның 21 нче көнендә, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә үткәрелгән һәм күп кенә җирләрдә, әйтик, фарсыларда, гарәпләрдә, Төркия, Азәрбайҗан,  Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казакъстан кебек илләрдә рәсмиләшкән дәүләткүләм бәйрәм сыйфатында хәзер дә уздырылып килә. 2021 нче ел Татарстаныбызда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бүген Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасында  районкүләм “Нәүрүз мөбарәкбад!” исеме астында гөрләп Нәүрүз бәйрәме узды.  Нәүрүз бәйрәме төрки халыклар бәйрәме. Шунлыктан бездә бүген туганлык һәм дуслык җепләрен ныгыту максатыннан төрки халык  вәкилләре кунакта булды. Алар арасында Кытайдан, Дагыстаннан, Казахстаннан, Төрекмәнстан, Азәрбайҗаннан, Кыргызстан, Таджикстан, Әрмәнстаннан, Үзбәкстаннан, Башкортстаннан һәм Татарстаннан вәкилләр бар иде. Алар һәркайсы үз телләрендә Нәүрүзбикәне сәламләделәр һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм көн буена сузылды. Дәресләр милли рухта узса, тәнәфесләрдә җыр, бию һәм уеннар оештырылды. Укучыларыбыз Нәүрүз коймагы белән дә сыйландылар. Бәйрәм саф һавада татар халык уеннары белән тәмамланды. Әби-бабайларыбыздан калган бу йола бик күңелле узды.  Бу бәйрәмнең рухи байлыгы турында без дә онытмыйк. Аның кешелекле традицияләрен саклыйк һәм баетыйк! Нәүрүз тынычлык, дуслык, тигезлек бәйрәме булып калсын һәм гасырларга барсын! Кыскасы, Нәүрүз бәйрәме татар халкының тамаша кору традицияләрен, уен-күңел ачу чараларын саклап, үстереп килүче бер йола бәйрәме буларак хәзер дә яшәп килә.

Айгөл Хәйруллина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X