erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әти-әни һәм кунаклар безгә гел килеп торсын

Ахунова Алисә яза.

Бакчабызда - ыгы-зыгы,

Күп кунаклар килгәннәр.

Бездә бәйрәм буласын

Әллә кайдан белгәннәр.

Бүген - гаилә бәйрәме,

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Арчаның 7нче балалар бакчасында 23 февраль - Ватанны саклаучылар, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көннәре уңаеннан һәр төркемдә "Гаилә бәйрәме" үтте. Бәйрәм җыр-бию, кызыклы уеннар, төрле мавыктыргыч сораулар белән үрелеп барды. Бәйрәмебезнең икенче өлеше спорт ярышлары белән узды.  

Спорт - ул сәламәтлек, спорт ул җитезлек, спорт - ул тапкырлык. Спорт - ул матурлык. Әйе, матур кеше - сәламәт кеше, дигән әйтем бар.  Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Аны бернинди акчага да алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтару бик авыр. Көчле, җитез, түземле, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Без физик тәрбия эшчәнлеген яратабыз, көн дә спорт белән шөгыльләнәбез. Гаиләдә дә шуны аңлап яшәгәндә, эшләгәндә генә зур уңышларга ирешергә мөмкин.

Бәйрәмнең бу өлеше дәртле музыка астындагы физик күнегүләр ясаудан башланып китте. Аннан соң әти-әниләрне тизлеккә һәм җитезлеккә эстафета көтә иде. Күркәм чарада балалар һәм әти-әниләр теләп катнаштылар. Алар йөгерделәр, сикерделәр, җиңүләргә бик шатландылар. Әти-әниләргә дә, балаларга да "Тату гаилә", "Боҗралар аша сикерү", "Шар тәгәрәтәбез", "Кулдан кулга", "Шарны сакла" дигән уеннар аеруча ошады. Монда беркем дә үз-үзен җиңелгән итеп хис итмәде, киресенчә, үзара дуслык, бердәмлеккә омтылды.

Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә үзләренең тырыш, уңган, булган, матур гаилә икәнлекләрен тагын бер расладылар. Бәйрәм бар кешегә яхшы кәеф бүләк итте. Соңыннан балалар әти-әниләрен үзләре ясаган бүләкләр белән сөендерделәр. Әти-әниләрнең дә, балаларның да йөзләре шатлыктан балкый иде. Бу бәйрәм балалар һәм аларның әти-әниләре хәтерендә озак сакланачак.

Без бәйрәмнәр яратабыз,

Бәйрәм көннәр еш булсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әти-әни һәм кунаклар

Безгә гел килеп торсын.

Безне хөрмәт итеп, бәйрәмебезне ямьләп килгән һәм уеннарда катнашкан әти-әниләребезгә, тырыш, уңган балаларыбызга бик зур рәхмәт!

Балалар өчен әти-әниләр янәшәсендә булу - зур бәхет! Гаиләләрегез тигез, спорт сөюче, сәламәт булса иде!  Тату  һәм  бәхетле  яшәгез. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын!

Язмамны үзем иҗат иткән шигырь белән тәмамлыйсым килә.

Сәламәтлек кирәк сезгә дә

Сәламәтлек кирәк безгә дә.

Сәламәтлек юлдаш булсын

Безнең һәммәбезгә дә.

Физкультура-сәламәтлек

Аны яхшы белегез.

Саф һавада йөрегез

Йөгерегез, көлегез!

Арчаның 7нче балалар бакчасы физик тәрбия җитәкчесе Ахунова Алисә Азат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X