erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бәйрәмгә менә дигән бүләк!

“Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров гаҗәпләндерүдән туктамый.

Районда гаилә фермасын беренче булып ул төзеде. Әкрен генә сүнеп барган Казанбашка ул җан өрде, менә дигән машина-трактор паркы барлыкка килде. Заманча куәтле тракторлар, комбайннар, чәчү комплексы кайтты. Казанбашта сөтчелек комплексы сафка басты.

Айдар Фәрит улы инде тагын нәрсә белән гаҗәпләндерер икән, дип йөргәндә Түбән Мәтәскәдә спорт залы ачып, яңадан гаҗәпләндерде. 23 феарльдә менә шул залны бик матур итеп ачтылар. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров, республика милли көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров һәм башка кункалар катнашты.

Спорт залында татарча көрәш, дзюдо, бокс белән шөгфльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев