erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бакчабызга кунаклар килде

Күңелле булды.

  20 нче ноябрь көнне Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасында “Балалар бакчасында милли-төбәк компонентын тормышка ашыру юллары” темасы астында республикакүләм семинар булып узды. Әлеге чарага Арча педагогия көллиятеннән , мәгариф идарәсеннән,Теләче, Кукмара, Әтнә районнарыннан кунаклар чакырылды. Тәрбиячеләр һәм балалар тарафыннан  матур чыгышлар ясалды.                                                                                                                                      Бәйрәмнең төп бизәге булып, кечкенәләр төркеменә йөрүче сабыйларыбыз катнашты. Алар кунакларыбызга саф татар телендә “Теремкәй” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балаларның уеннары да, костюмнары да , сәхнә бизәлеше дә күз явын алырлык иде.  Шундый  зур чарада беренче тапкыр  катнашуларына карамастан, нәни “артистларыбыз” бер дә тартынып тормадылар, үзләрен бик иркен тоттылар, рольләрен җиренә җиткереп башкардылар. Әкият “Дуслар белән күңелле, яшәве рәхәт!” дигән матур нотада тәмамланды. Балалар да, килгән кунаклар да бик канәгать калдылар, күтәренке кәеф белән таралыштылар.  Йомгак ясау барышында, нәниләребезнең чыгышына югары бәя бирелде.                                                                                                         Форсаттан файдаланып, барлык гаиләләргә бәхет, саулык, татулык, бәрәкәтле тормыш теләп калабыз. Күкләребез аяз,  дөньяларыбыз тыныч булсын!

                                      Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре                            Шәмсетдинова Г. Р., Байморатова Р. Ш.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре