erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар бакчасына йөргәндә балаларга кием алмадым да диярлек

Ач-ялангач булмассың...

Халисә Лотфуллина туганы Диләрә Абдулганиеваның кул эшләрен күрсәтеп, аның турында сөйләп китте.

– Ул Казанда яши. Пешекче булырга укыды. Кибеттә эшли. Сатучы. Трикотаж җеп һәм ыргак энә белән төрле эшләнмәләр – шкатулка, сумка бәйли, шулай ук җептән уенчыклар, бисердан чәчәкләр, агачлар ясый. Куллары алтын аның. Укытучы Наилә апасына рәхмәтле. Хәзерге вакытта декрет ялында. Бөтенләй шуңа кереп китте, – диде ул.

Халисә ханым үзе дә кул эше остасы булып чыкты. Ул башта балалар бакчасында эшләгән, хәзер Шурабаш мәдәният йортын җитәкли. Мәдәният йортындагы зур роза чәчәкләрен күреп, ясаучысы белән кызыксынмаган булсак, аның нәрсәләргә сәләтле булуын белми дә калыр идек.

Бәйли, чигә Халисә. Кечкенәдән, әнисе өйрәткән буенча. Оекбашлар, аяк киемнәре, кофталар, костюмнар, итәкләр, сарафаннар – барысына да кулы бара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Балалар бакчасына йөргәндә балаларга кием алмадым да диярлек. Барысын да үзем бәйләп киерттем, – диде ул. – Кулың эш белсә, ач-ялангач булмассың, дия иде әни. Барып чыкмый дип башлаган эшегезне ярты юлда ташламагыз, булдырганчы тырышыгыз, диде ул. Ул үзе тегәргә бик оста булды. Сабантуйлар җитсә, аңа чират җыела иде. Минем тегәргә сәләтем юк, бәйлим генә. Мәктәптә осталык дәресләре дә күрсәттем.

Чәчәкләрне ясарга ул интернеттан өйрәнгән. Адымлап күрсәтәләр анда, ди. Зур роза чәчәкләре дә, лаләләрдән, ромашкалардан чәчәкләр  дә бар. Якыннарына,  туганнарына чәчәк бәйләмнәре ясап бүләк иткән.

– Сырлы (гофрированный) кәгазьдән алар. Ул резина кебек, тартыла. Кисәсең дә, чәчәк таҗлары формасына кертәсең. Чәчәкләр эченә лампалар да куйсаң, бик матур яктырткыч килеп чыга, – дип аңлатты Халисә Лотфуллина.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X