erid:2VtzquqpS7d
Бер гаиләдән өч бертуган сугыштан кайтмаган
Арча яңалыклары

Бер гаиләдән өч бертуган сугыштан кайтмаган

Арчада Җиңү бәйрәмендә Югары Мәтәскәдә яшәүче Илсөя Минҗанова белән сөйләштек. Гел елыйсы килеп тора, диде ул.

Чөнки якыннары сугышта үлеп калган. "Әни Мәрфуга безнең Көек авылыннан, - дип сөйләде ул. - Әтисе Әхмәдулла сугышта үлгән. Германиядә әсирлектә булган. Кайда күмелгәне билгеле түгел. Поездда кайтканда калдырып киткәннәр. Бабай Әхмәдулланың бертуганнары Хәбибулласы да, Заһидулласы да сугышта һәлак булган. Гайфулла бабайныкылар өч бертуган үлгән. Гайнуллиннар. Әни ягы. Көекнекеләр. Дөньялар тыныч була күрсен...".


Арча хәбәрләре

Нет комментариев