erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бердәм көч тау күчерә: янгын чыгып йортсыз калган гаиләгә йорт тергезгәннәр

Арча районының Кәче авылында гомер итүче Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә янгын чыгуын, аларга йорт төзү өчен ярдәм оештырылганын язган идек инде (»Ватаным Татарстан», Гөлгенә Шиһапова) .

 

Күршеләренә ярдәм итүче Фәнисә Галәвиева турында аерым бер язма да әзерләдек. Без Фәнисә белән гел элемтәдә торабыз. Аның матур эшләре күңелне сөендерә, башка бик күпләргә үрнәк булып тора ул. Бүген Фәридә Вәлиәхмәтованың әнисенең кырыгы иде.

Фәнисәгә генә түгел, Кәче авылы халкына соклануым чиксез. Алар һәркайсы үзеннән ярдәм кертергә тырыша. Фәнисәгә аш уздыру өчен күчтәнәчләр китерүчеләр шактый булды. Аштан соң Флера апага такта белән чардуган куйдылар. Чардуганны Фәнисәнең ире ясап биргән.Тактаны кызы Фәридә ясаткан.
Йорт та әкренләп әзер булып килә. Кәче егетләре аның түбәсен ябып та бетергән. Ике атнадан тәрәзәләр кайтасы икән. Авылдашлары Вәлиәхмәтовларның гаиләсе өчен бик шатланалар, ди.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Алла бирса тиздән, күршеләрем өр-яңа йортта яшәячәк. Инде монсы гомерлек булсын. Аллаһы Тәгалә уттан сакласын барыбызны да. Ярдәм иткән һәр кешегә, авылдашларыма зур рәхмәт, – ди Фәнисә.
Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Фәнисә Фәнис кызы Галәвиева исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Аның картасы
8 908 349 69 06 телефон номерына беркетелгән.

https://vatantat.ru/2023/01/103663/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X