erid:2VtzquqpS7d
Безнең кызлар - беренче!
Арча яңалыклары

Безнең кызлар - беренче!

Котлыйбыз

 Биектау районы Бөреле мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" республика бәйгесенең зона туры узды.
  Арча районыннан ике хатын-кыз катнашты. Һәм икесе дә үз номинацияләрендә җиңү яулады.
 Арчадан "Хатын-кыз — ана" номинациясендә 5 бала анасы Гөлназ Ибраһимова, Ташкичүдән
  "Хатын-кыз — ел үрнәге" номинациясендә Ташкичү Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева иң яхшылар булып танылды. 
  Гүзәл затларыбызны җиңүләре белән ихлас күңелдән котлыйбыз! 

Фото Тәнзилә Валиеваның шәхси архивыннан
 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев