erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Биеклектән егылып 17 кеше хастаханәгә эләккән

Үзегезне саклагыз

Быел мул кар яву Татарстан халкын актив рәвештә кулларына көрәк алырга мәҗбүр итте. Әмма түбәләрне җыештыру кайбер кешеләр өчен фаҗигагә әйләнгән. Соңгы айда гына да Казан шәһәрендәге Республика клиник хастаханәсенә биеклектән егылып алган җәрәхәтләр белән 17 кеше эләккән, - дип яза "Яңа тормыш".

Кешеләр карны чистартырга тырышканда түбәләрдән егылып. умыртка баганасы, кул, аяк сынулары, баш мие җәрәхәтләре ала.

Табиблар кисәтә: түбәгә әзерлексез менмәскә кирәк. Эшне белгечләргә ышанып тапшыру яхшырак. Яки трос белән бәйләргә, тотрыклы баскычлардан файдаланырга һәм ялгыз гына эшләмәскә.

Үзегезне, сәламәтлегегезне саклагыз.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев