erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген Арчага лекция белән медицина профессорлары кайтты

Лекцияләрне Арча сәнгать мәктәбендә Арча һәм күрше районнарның табиблары, шәфкать туташлары, фельдшерлар тыңлады.

Профессор, Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галәвич һәм Казан дәүләт медицина академиясенең эндокринология кафедрасы мөдире, профессор Гөлнар Вагапова кайтты. Альберт Галәвич йөрәк чирләреннән, Гөлнар Вагапова шикәр чиреннән алдынгы дәвалау ысуллары турында сөйләделәр. Казан дәүләт медицина академиясенең эчке авырулар кафедрасы доценты Зөлфия Ким экраннан югары кан басымын дәвалау ысуллары турында сөйләде. "Без сезнең белән елга ике тапкыр очрашабыз. Чөнки яңалыклар булып тора, - дип сөйләде профессор Альберт Галәвич. -  Быел Арчада февральдә булдык. Сентябрь, октябрьдә  гипертония, инфаркт миокарда, йөрәкнең ишемия чире буенча яңа рекомендацияләр булды, шуңа күрә безгә даими рәвештә очрашып торырга, яңалыкларны белергә һәм пациентларны дөрес итеп дәваларга кирәк". Профессор Альберт Галәвич инфаркт миокарда чиренә больницага яткыру алдыннан дөрес итеп диагноз кую һәм нәтиҗәле дәвалау ысуллары турында сөйләде. "Авырта башлауга мөрәҗәгать итмиләр, - дип сөйләде профессор. - Ә бер артериядән кан килми, 6 сәгатьтән соң гына мөрәҗәгать итәләр, бу вакытта инде пациентка ярдәм итеп булмый, аңа бары тик икенче кешенең йөрәген куеп кына ярдәм итеп була. Безнең бурыч тиз арада диагноз кую һәм дөрес итеп ярдәм итү. Авыруның кайчан, ничек авырта башлаганын тыңларга һәм электрокардиограмма төшерергә. Инфаркт миокарданың авыр формасы вакытында коронар артериянең юлы каплана. Бу вакытта йөрәк турысы түгел, ә күкрәкнең урта өлеше авырта, кинәт хәл китә, чөнки йөрәк канны начар куа, салкын тир бәреп чыга, чөнки кан басымы төшә.
Дөрес, авыртулар башка чир белән дә бәйле булырга мөмкин. 
Косасы килергә, косарга, эч авыртырга, баш әйләнергә мөмкин. Башта әйтеп үткән өч билге һичшиксез күзәтеләчәк. Табибка барып җиткәнче авыруга нинди ярдәм күрсәтелергә тиеш? Фельдшер, шәфкать туташы, инфаркт миокарда булган кешенең якыннары да инфаркт миокарда билгеләрен һәм нишләргә кирәк икәнен белергә тиеш. Авыртуны яткызырга ярамый.
Аны утыртырга кирәк. Кеше ятса, аның йөрәге канны начар куачак. Ә утырып торганда канның бер өлеше аякка җыела, шуңа йөрәккә эшләве җиңелрәк була. Киемен чишеп җибәрәсең. Кан басымын үлчисең, йөрәген, үпкәсен, пульсын тыңлыйсың. Авызына нитроглицерин сиптерәсең. Медицинада вак әйберләр юк. Нитроглицерин сиптергәндә клиент суламаска тиеш". Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре