erid:2VtzquqpS7d
Бүген ЗАГСта юбилярларны котладылар
Арча яңалыклары

Бүген ЗАГСта юбилярларны котладылар

Матур тантана булды.

Арча станциясендә яшәүче Рауза һәм Хаҗинур Садыйковларны котладылар. Алар 55 ел бергә яшиләр. Бергә-бергә бер кыз, бер малай үстергәннәр. Бүген балаларына, оныкларына куанып яшиләр. Котларга балалары, оныклары, туганнары, күршеләре килде. Котлау тантанасын Загсның баш белгече Гөлназ Маркелова алып барды. Район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина матур теләкләр әйтеп, район җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның котлавын җиткерде. Котлауларга без дә кушылабыз. Юбилярларга алга таба да пар канаттай тигезлектә, исән-сау яшәргә язсын. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев