Котлыйбыз
«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов игеннәрне урып-җыюда тырышып эшләгән өчен «Кырлай» ширкәте комбайнчысы Радик Галимуллинга, «Игенче» ширкәтеннән Харис Вильдановка, Расих Нәҗметдиновка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров игеннәрне урып-җыюда һәм азык әзерләүдә тырышып эшләгән өчен «Кишет» ширкәтеннән Илмар Садыйковка, Рамил Җаббаровка, «Тукай» ширкәтеннән Рифат Лотфуллинга, Рәдиф Сәфәровка район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм акчалата премияләр тапшырды.
Нет комментариев