erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Чиканас, Өчиле, Иске Йорт, Югары Бирәзә авылларында экологик рейдта булдык

Урамнарны, юл буйларын, йорт яннарын, капка төпләрен чистарту буенча санитар-экология икеайлыгы бара.

Үз тирәңне чиста һәм тәртиптә тоту – ул һәркемнең бурычы. Бу турыда беләбез. Чисталык кагыйдәләрен бозучыларга беркетмәләр төзелеп, кисәтүләр ясала, штрафлар салына.  Икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итә. Даими рәвештә рейдлар оештырылачак. Шундый рейдларның берсендә без дә катнаштык.

Район административ комиссиясе баш белгече Айрат Сафиуллин, республика экология министрлыгының төньяк төбәк идарәсе белгече Талия Хурамшина, Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Роберт Һидиятуллин, әлеге җирлекнең әйдәп баручы белгече Айсылу Камалова белән Чиканас, Өчиле, Иске Йорт, Югары Бирәзә авылларында булдык. Юл буйларын, урамнарны, йорт яннарын карадык. 

Олы юл буйларыннан чүпләр җыелган, чиста. “Чистарттык, – диде авыл җирлеге белгече Айсылу Камалова. –  Юлларда машинадан чүп ташлау гадәте һаман да бар әле. Шешәләр, салфеткалар...”. 

Рейд барышында шуңа игътибар иттек: авылларда хәзер чүпне теләсә кая ташлау, капка төбенә төзелеш материалы өеп кую гадәте бетеп бара. Җәен чәчәк үстерергә өйрәндек. Йорт-бакчаң аллы-гөлле чәчәккә күмелеп утырса, күңелле дә, матур да! Авылларда ара-тирә капка төбенә ком, вак таш кую очраклары бар. 
Үз территориясеннән чыгып, урамда каршы якка тимер-томыр кую күренешенә дә тап булдык. Югыйсә, бу хуҗалыкның тимер-томыр куярга урыны да бар. Хуҗасына кисәтү ясалды. 

Чиканаста “Таң” кибете янындагы елганың чисталыгына һәм шунда үсеп утыручы биек өянкеләргә оялаган каргаларына да игътибар итми калмадык. Кар да кар! Элек авыл эчендәге елгалар чүп-чардан тулып торыр иде. “Хәзер чүпне халык капчыкларга тутырып куя да, Арчадан килеп, җыеп китәләр, – дип сөйләде Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Роберт Һидиятулллин. – Ә җыелган чүпләрне авыл җирлегендәге махсус чүплекләргә илтеп бушаталар. Киләчәктә контейнерлар булыр, дип ышанабыз”.

Рейдлар дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, тирә-юнегезгә күз салыгыз, йортыгыз янында артык әйберләр аунап ятмыймы, урамда төзелеш материалыгыз булса, авыл җирлегеннән рөхсәт кәгазе алыгыз, быел ремонт, төзелеш алып барырга җыенмыйсыз икән, капка төбенә алып кайтып бушаткан агач материалы, ком, вак таш, кирпечне ишегалдына, бакчагызга, сараегызга ташып куегыз. Утын, тимер-томыр да үз хуҗалыгыгызда булсын. Йортларыбыз, урамнарыбыз чисталыктан, матурлыктан көлеп торсын! Үзебез өчен ич!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев