erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Чордашлар”ны еллар картайтмый

Коллективта нигездә өлкәннәр

“Чордашлар”ны еллар картайтмый

Гөлсинә Зәкиева

Шурадагы “Чордашлар” халык фольклор вокаль ансамбле быел үзенең унбиш еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне авылга районнан кунаклар килде, клуб гөрләп торды, “Чордашлар” чыгышы алкышларга күмелде.

– Мин клубка эшкә 2012 елда килдем. “Чордашлар” ансамбле бар иде инде. Аны Гөлнара Мәгъсумова оештырган. Авылдашлар: “Бер бәйрәм, бер юбилей булганы юк”, – дигәч, ансамбльнең биш еллыгын үткәрдек, – диде Шура клубы җитәкчесе Клара Хөсәенова.

Юбилеена барганны хәтерлим әле. Кечкенә генә, бик иске бина. Шунда музее да бар, тамашачылары да зал тулы. Кечкенә генә сәхнәдә гөрләтеп концерт барды, карарга килгәннәр, шундый тамашаларны тансыклаган авыл халкы һәр чыгышны алкышларга күмде. Шул вакыттан соң ун ел үтеп тә киткән. “Чордашлар” өчен ул вакыйгаларга бай чор булды, төрле бәйгеләрдә зур уңышлар яулады, район, республикакүләм бәйрәмнәргә чакырылды, 2017 елда халык фольклор ансамбле исемен яулады.      

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Коллективта нигездә өлкәннәр. Иң кечесе Нурфия Хәкимовага илле яшь тула. Яңа төс кертү өчен ике яшь кызны да алдык әле. Рәдинә Шәйхиева һәм Ләйсән Вәлиуллинага ундүртәр яшь. Лция Габдрахманова белән Мәмдүдә Муллагалиева алтмышны гына узган. Мәмдүдә шәһәрдән авылга кайтты, ансамбльгә килде. Рәшидә һәм Кашшаф Рәхмәтуллиннар парлап йөрделәр. Күптән түгел алыштыргысыз Кашшаф абыебызны соңгы юлга озаттык. Урыны оҗмахта булсын. Ул безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, – диде Клара ханым. – Элек-электән йөргән өлкәннәребез дә бар. Нәкыйп Салиховка 92 яшь. “Әйдә, кайчан җыелабыз инде”, – дип йөри. Күз  тимәсен. Помидор үсентеләре үстерә, утыртыгыз, дип кешеләргә өләшә, үзе утыртырга да ярдәм итә. Фоат Рәхмәтуллинга 85, Люция Молчановага 75 яшь. Аккомпаниатор, җырчы Рәмзия Гайфуллина турында аерып әйтәсем килә. Яңа Кенәрдә балалар бакчасында музыкаль хезмәткәр ул. Аз гына вакыты булдымы: “Әйдә, җый”, – ди дә репетициягә килеп җитә.

“Чордашлар” фольклор ансамбле “Шәл бәйләү”, “Бәрәңге алу”, “Кич утыру” һәм башка фольклор күренешләр белән танылды. Аларны интернеттан алып та, уйлап чыгарып та булмый. Өлкәннәр үткәннәрен искә төшерә, аннан бергә утырып сөйләшәләр, матурлыйлар һәм тамашачы хөкеменә тәкъдим итәләр.

– Авылда шәл бәйләү көчле булды. Минем әби махсус кайтып Үзбәкстанга шәл алып китә иде. Балдак аша узса, шәл яхшы була, дип санала. Әти ягыннан әби кәҗәләр асрап, шәл бәйләде, – диде Клара Хөсәенова. – Аннан чыпта сугу булган. Кашшаф абый юкәне суга салып, мунчалалар әзерләп бирә иде. Аны хәзер бер җирдән дә табып булмый. 2011 елда Пермьгә барганда бер ханымга кечкенә генә палас сугып биргән булганбыз. Быел шул апа белән Казанда очраштык. Әле дә саклый икән шул паласны.

Костюмнарны каян алалар икән? Нәкъ элекке заман кешеләре кигән кебекләр бит. Бу сорауга: “Әбиләрдән, сандыкларында сакланганнарын бирәләр”, – дигән җавап ишеттек.

Коллектив “Түгәрәк уен”да беренче дәрәҗә диплом, “Уйна, гармун”да да беренче урын яулады. Һәм бу уңышлары аның белән генә дә чикләнми.  Иске клуб вакытында ансамбльгә йөргәнне яңасы ачылганнан соң үзешчәннәрнең күңелләре тагын да күтәрелеп китә. Күңелләрен сәнгатькә биргән, шуннан ямь тапкан ару-талуны белмәс өлкәннәргә иҗади уңышлар телибез. Алда тагын зур җиңүләр насыйп булсын.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре