Юлларда сак булыгыз
Бүген, 3 гыйнварда, Татарстанда буран. Күз күреме 1 км га кадәр начарлана. Көчле җил. Тизлеге 20 м/с ка кадәр җитә.
Иртәгә, 4 гыйнварда, көчле юеш кар, буран, күз күреме 500 метрга кадәр начарая, җил тизлеге 23 метрга кадәр җитә. Юлларда бозлавык, кар көртләре, кар боткасы саклана.
Дәүләт автоинспекциясе бик мөһим булмаса, юлга чыкмаска тәкьдим итә. Ә инде хезмәткәрләре шундый вакытта юл хәрәкәтендә катнашучыларга ярдәм күрсәтергә әзер.
Юлда штаттан тыш хәл килеп чыкса, 8(843)5-333-888 телефоны буенча дәүләт автоинспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев