erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Депутатлар өстәмә ял көннәре кертергә тәкъдим итә

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне, Космонавтика көне һәм Укытучылар көне бәйрәмнәрен эшләми торган ял көне итәргә телиләр.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Сергей Вострецов өстәмә ял көннәрен кертү идеясен хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, һәр алдынгы тармакта, шул исәптән Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне, Космонавтика көне һәм Укытучылар көне бәйрәмнәрен эшләми торган бәйрәм көннәре итү мөмкин.

«Тик дүрт көнлек эш атнасы ясарга һәм бездә булган барлык бәйрәмнәрне ял көннәре белән бергә туры китерергә кирәк. Әгәр моның өчен көннәрне күчерергә кирәк булса, күчерергә кирәк», — диде Вострецов «Мәскәү» шәһәр яңалыклар агентлыгына. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дүрт көнлеккә күчүне депутат үзе вакыт мәсьәләсе дип атады. Аның сүзләренчә, бу процесс якын арада башланырга һәм бу уньеллык ахырына кадәр төгәлләнергә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия иҗтимагый инициативасы сайтында 12 апрель — Космонавтика көнен эшләми торган бәйрәм көннәренә кертү тәкъдиме буенча тавыш бирү бара. 

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/17-03-2021/deputatlar-st-m-yal-k-nn-re-kerterg-t-k-dim-it-5813296

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X