erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Елый-елый өйрәнделәр

​​​​​​​Наилә Шәрипова озак еллар Шурабаш мәктәбендә сәнгать һәм хезмәт дәресләре укыта. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Наилә Шәрипова озак еллар Шурабаш мәктәбендә сәнгать һәм хезмәт дәресләре укыта. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Пенсиягә чыккач ул “Өмет”тә эшли, ял итүчеләрне кул эшләренә өйрәтә.  Үзе оекбашлар, башлыклар, кофталар, жилетлар бәйли, киемнәр, сумкалар, мөселманча яулыклар тегә, сорап килсәләр, курткаларга замоклар куя, чалбарлар кыскарта.

– Үземне белә башлаганнан бирле тегәм инде мин, – диде Наилә ханым. – Үзлегемнән өйрәндем. Чыгарылыш кичәсенә күлмәк тектереп алдым. Ошамады. Сүтеп аттым да үзем яңабаштан тегеп чыктым. Ул вакытта миңа 16 яшь иде. Урта Азиядән без. Бер ишегалдында яшәгән кызларга мәктәп өчен алъяпкычлар, сеңелкәшләргә мәктәп формалары тегә идем. Шулай шомардым.

Сигезенче сыйныфтан соң курсларда укый кыз. Тик анда кул белән тегәргә генә өйрәтәләр. Аңа үзенә һәм сәләтенә таянырга гына кала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ничек бу якларга килеп чыга соң кыз? Язмыш. Шуңа сылтарга гына кала. Наилә Шәрипованың әнисе тумышы белән Биектау районыныкы. Кыз аның туган авылына кунакка кайта да башка китми. Заводка эшкә урнаша, булачак ире белән таныша, кияүгә чыга.

– 31 ел инде Шурабашта яшим. Авыл халкы үз итте. Хөрмәт белән карыйлар. Монда да буш вакытта тегә башладым. Мәктәпкә хезмәт укытучысы кирәк иде. Мине алдылар. Махсус белем кирәк дигәч, читтән торып индустриаль-педагогик техникум тәмамладым, – диде Наилә ханым. – Укучыларга үзем белгәннең барысын да өйрәтергә тырыштым. Дөрес булмаса, сүттерәм, яңадан эшләтәм. Өйрәнгәнегез үзегез өчен кирәк, дия идем. Бишенче сыйныфта вакытта елый-елый өйрәнделәр. Үземнең дә ике кыз бәйли. Иң мөһиме – технологиясен белү. Һәм теләк булу. Аннан үзләре кереп китәләр.

Наилә Шәрипова әле дә яраткан эшен ташламый. Бу хакта сөйләгәндә дә аның күзләреннән нур балкый. Тегү, бәйләү аңа дәва кебек кирәк һәм ул шул хезмәттән тәм таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X