erid:2VtzquqpS7d
Эвакогоспиталь турында китап чыкты
Арча яңалыклары

Эвакогоспиталь турында китап чыкты

Безнең тарих.

Район үзәк китапханәсендә райондашларыбыз Кәчедән Әнәс Закиров һәм Арчадан район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина әзерләгән “День за днем. История эвакогоспитателя. № 3865” дигән китапны тәкъдир итү кичәсе булды.


Дулкынландыргыч очрашу. Афәрин, китапханә кызлары, ак халатлардан, яулыклардан шәфкать туташларының сугыш елларындагы батырлыгын шигырь юллары белән сөйләп, уйнап күрсәттеләр. Күзләрдән яшьләр чыкты...

 Бөек Ватан сугышы елларында яралы солдатлар өчен дәвалау учреждениеләрендә урын җитмәгәнлектән мәктәп, училище һ.б. биналарда эвагоспитальләр ачалар. Арчада эвагоспиталь 1941 елның 24 июлендә үк ачыла. Һәм ул 1946 елның ноябренә кадәр эшли. Башта үзебезнең солдатлар дәваланса, 1943 елда әсиргә төшкән немецларны алып киләләр. Госпитальнең беренче бинасы өчен район хастаханәсенең яңа ягын алалар.  Һәм тагын ике бина бирелә. Арча педагогия училищесының тулай торагы һәм уку бинасы.

 Тоткыннарда сугыш яраларыннан тыш, дизентирия, туберкулез, тиф, гепатит, малярия, корчаңгы кебек чирләр дә табыла. Үлүчеләр күп була. Аларны Арча янында махсус зират ачып, шунда күмәләр. 

Арчада кайчандыр эвагоспиталь булганын искә төшерә торган истәлекле ике урын бар: берсе -  әсирләр күмелгән зират, икенчесе – Арчаның 3нче мәктәбендә урнашкан музей. Рәмзия Хәмидуллина тырышлыгы белән Грант акчасына 3нче мәктәп ишегалдында мемориал такта эшләтеп куйганнар. Ул елларда мәктәп директоры Люция Фатыйхова була. Немец теле укытучысы булганлыктан, хәтта ул  эвагоспитальдә дәваланган әсирләрнең якыннарын эзләп таба, алар белән элемтәгә чыга. Чит илләрдән (Германия, Япониядән) әти-бабаларының, туганнарының каберенә кайтучылар да була. Китапны тәкьдир итү кичәсендә автор Рәмзия Хәмидуллина кызыклы мәгьлуматлар сөйләде.


Сугыш елларында эшләгән медицина хезмәткәрләренә дан! Һәм аларның исемен, хезмәтен мәңгеләштергән китап авторларына   Алланың рәхмәте яусын!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев