erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Файдасы бар, белегез!

Белгечләр җәен су коенып калырга куша. Көннәр эссе тора. Ә нишләп әле файдаланып калмаска?!

Аның өчен самолетта Дубайга очасы юк! Үзегез белгән таныш урында рәхәтләнеп су коенасы! Ә белгечләр су коенуның, йөзүнең файдасы турында сөйләп бетерә алмый.

Адәм баласы ике аякта йөрергә яратылган. Йөреп торырга язсын. Нәтиҗәдә аяк-ларга, тез башына, умыртка баганасына көч килә. Ә без суда ятып яки горизонталь хәлдә йөзәбез. Мондый хәлдә без организмга ял бирәбез, йөзгәндә умыртка баганасы турылана, бу исә гәүдәне төз тоту өчен менә дигән шөгыль-күнегү. Моннан тыш йөзүләр бил, умыртка баганасы  авыртуларын киметә. Су басымы тәнгә өстәмә көч китереп, кан әйләнеше яхшыра, канның кислород белән тәэмин ителеше күтәрелә, тән шомара.

Кеше үзен суда космоста кебек хис итә, ди кайбер белгечләр. Кызыклы чагыштыру. Бу турыда сезнең уйлап караганыгыз бармы икән?! Әлеге халәт тәндәге барлык мускулларны хәрәкәткә китерә. Гәүдә рәхәт чигә: йөзү таяну-хәрәкәт аппаратына, буыннарга уңай тәэсир итә.

Су көче гәүдәнең барлык мус-кулларын эшләтә, нәтиҗәдә йөрәк-кан юллары һәм сулыш алу системасы яхшы эшли башлый. Ә суга кергәч, чирканып, туңып китүләр, аннан су температурасына ияләнүләр организмны чыныктыра гына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Даими рәвештә йөзүләр артык авырлыкны киметә, гәүдә, тән матурлана, кеше яшәрә, сәламәтләнә. Бу турыда табиб-лар, белгечләр сөйләп тора, даими су коенучылар үзләре дә моның шулай икәнен яхшы белә.

Без газетаның сайтында “Су коенасызмы?” дигән баш астында сораштырулар үткәрдек. “Вакыт юк” дигән җавапка күбрәк тавыш биргәннәр. Икенче урында – “Әйе, көн дә!” дигән җавап. “Йөзә белмим” –  өченче урында. “Бакча утыйсы бар”, “Су коенырга теләмим”, “Арчада су коенган юк. Диңгезгә барам” дигән сәбәпләргә дә тавыш биргәннәр.

Һәркемнең үз ихтыяры. Арчада яшәүче берәү (үзе турында газетага яздырырга риза түгел әле) болай дип әйтә: “Мин больница юлында йөргәнче, Арча стадионына йөрергә, эссе көннәрне су коенырга төшәм. Ә минем дус хатын йөрергә дә чыкмый, су да коенмый. Ул больница юлында йөрүне кулайрак күрә”, – ди.

Хөрмәтле газета укучылар, үз фикерләрегезне, киңәшләрегезне яза аласыз. Хатлар көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев