erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Г. Курсави исемендәге мәчеттә имамнар һәм мөгаллимәләр җыелышы узды

Рамазан ае алды җыелышы

Арчаның Габденнасыйр Курсави исемендәге мәчетендә имамнар һәм мөгаллимәләр җыелышы булып узды.

Бу Рамазан ае алды җыелышы. Бергәләп киңәш-табыш итү, көн кадагында туган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү дә булды.

Җыелышны Коръәни Кәрим укып, районыбыз үсешен теләп, шушы көннәрдә вафат булган Мөрәле авылы имам-хатыйбы Рәсип хәзрәт Набиуллин һәм Носы авылы имам-хатыйбы Ринат хәзрәт Фазылҗанов рухы өчен дога кылып башланды.

Көн тәртибендә якынлашып килүче Рамазан-шәриф аен үткәрү, районыбыз Аксакалын билгеләү, дәгвәт эше белән бәйле мәсъәләләр каралды.

Җыелышта уразаның башлану һәм тәмамлану көннәре хәбәр ителде.

– Фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәре дә билгеле булды, – диде район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин. – Зәкәт түләү өчен нисаб күләме 720 000 сум (алтын буенча). Фитр сәдакасы түләү буенча нисаб күләме 57 000 сум (көмеш буенча). Фитр сәдакасының иң аз күләме 200, ә зәкәт түләргә мөмкинлекләре булганнарга 1100 сум. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә ураза тота алмаган очракта һәр калган көн өчен 400 сум фидия билгеләнде. 1 март – уразаның беренче көне, 29 март – уразаның соңгы көне. 28 февраль беренче тәравих намазы укыла, ул 20 рәкагатьтән дә ким булмаска тиеш. 30 март – Ураза бәйрәме. 11 мартта ирләр, 12 мартта хатын-кызлар өчен район башлыгы ифтары. Ул үзәк мәчеттә үтәчәк. 19 мартта республикакүләм ифтар.

– Имтиханнар вакыты җитте. Ураза укуга зыян салмый. Шуңа имтихан бирү туктатылмый. Ураза тәмамлануны көтмибез, – диде Арча районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рая ханым Ахунова.

Әмир хәзрәт Миңнемуллин яңа килгән имамнар белән дә таныштырып үтте. Җыелышта Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты. Ул Арча районы мөхтәсибәте эшчәнлеген югары бәяләде, үз фикерләрен җиткерде. Арча районы Аксакаллар шурасы рәисе итеп Надир хәзрәт Гатауллин тәкъдим ителде һәм район хәзрәтләре аны бер тавыштан сайлады.

Җыелышка Татарстан Республикасы Дәгъвәт бүлеге белгечләре Ленар хәзрәт Хамматов, Мөхәммәдрәсүл хәзрәт Гимбатов кайткан иде. Алар хәзрәтләр каршында чыгыш ясады, тәкъдимнәр кертте, киңәшләрен әйтте, эшлекле фикерләрен җиткерде. Ленар хәзрәт тел мәсьәләсен, ана телендә укытуны да күтәрде. “Үз телендә укыган кешенең белеме дә ныграк булачак”, – диде ул чыгышында.

Фотода: (сулдан уңга) Мөхәммәдрәсүл хәзрәт Гимбатов, Ленар хәзрәт Хамматов, Әмир хәзрәт Миңнемуллин, Айрат хәзрәт Әюпов. Әмир хәзрәт кайткан кунакларга рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре