Массакүләм чаралар үткәргәндә, шулай ук көндәлек тормышта куркынычсызлыкны тәэмин итү, террористлык күренешләрен кисәтү һәм булдырмау максатларында уяу һәм сак булырга кирәк.
Таныш булмаган кешеләрдән сумкалар алмагыз, багажларыгызны күзәтүсез калдырмагыз. Әгәр дә шикле әйберләр (пакетлар, каплар) һәм кешеләр, шартлаткыч матдәләр күрсәгез, аларга якын килмәгез, кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итегез.
Янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кешеләр биналарның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, эш сәгатьләре тәмамлангач бинаны тикшереп чыгарга тиеш. Сигнализацияләр төзек хәлдә, янгын сүндергечләр тиешле урында булсын.
Телефоннар:
112, 8-84366-3-00-20, 8-84366-3-00-36 – бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте (кәрәзле телефоннарның сим-карталары булмаса да бушка шалтыратырга мөмкин);
101 – 107нче янгын-коткару сагы;
102 –полиция;
103 – ашыгыч ярдәм;
104 – газ хезмәте;
8(843) 231-45-55 – РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча дежур часте;
8-84366-3-25-33 - Арча муниципаль районы террорга каршы комиссия секретаре;
8-84366-3-14-33 – Арча муниципаль районы башлыгы кабул итү бүлмәсе.
Нет комментариев