erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гыйбрәт алмаганнар

Курса-Почмак авылында яшәүче 39 яшьлек “С“ 2022 елның 1 ноябрендә җәмәгать суды тарафыннан исереклеккә медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Әмма ул моннан тиешле нәтиҗә ясамый, 2024 елның 3 февралендә яңадан эчкән хәлдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Бу юлы да медицина тикшерүе узудан баш тарта.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264нче маддәсе нигезендә, исереклеккә медицина  тикшерүе узудан баш тарткан кеше дә эчкән хәлдә руль артына утырган булып исәпләнә.

Суд әлеге кешегә карата 200 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләде, 2 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Арча шәһәрендә яшәүче “Х“ 2022 елның 29 июнендә транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җәмәгать суды тарафыннан административ җаваплылыкка тартыла. Быел 12 февральдә кабат исерек килеш машина белән идарә итә, төнлә аны Зур Бирәзә авылында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Ул да медицина тикшерүе узудан баш тарта.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элекке срогы чыкмаганга аның хәрәкәтләре инде җинаятьчел булып санала. Суд аны 1 ел 1 айга ирегеннән мәхрүм итте, ул җәзаны каты режимлы колониядә үтәячәк. “Х“ шулай төп җәзаны үтәгәннән соң 2 ел 6 ай  транспорт чаралары белән идарә итә алмаячак.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Р.Кәримов, Арча районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев