Тыныч үтте, әмма...
Бу турыда без районның МЧС бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән сөйләштек. Узган ел районда 49 янгын очрагы булган. Янгында өч үлем очрагы теркәлгән. Бер хатын-кыз һәм ике ир кеше. Яңа ел бәйрәмнәрендә төрле күңел ачу гирляндалары, питардалар белән гадәттән тыш хәлләр булмаган. Ә менә янгыннар булган. 1 гыйнварда Арчада берәүләрнең мунчасына ут капкан. 6 гыйнварда Хәсәншәех авылында шулай ук берәүләрнең мунчасыннан янгын чыккан. Өйләренә зыян килмәгән. Искәндәр Юзаев Арча районы халкын Яңа ел белән котлый. 2024 ел хәвеф-хәтәрсез, янгыннарсыз, тыныч үтсен, барыбыз да исән-сау булыйк, дип тели ул.
Нет комментариев