erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр мәктәбенең «Сәләт» театр түгәрәге - җиңүче

Яңа Кенәр урта мәктәбенең «Сәләт» театр түгәрәге «Сәйәр» республика фестивалендә җиңү яулады.

Сәләтле балаларны ачыклау, аларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, татар телен саклау  һәм үстерү максатында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы,  “Салават күпере”, “Сәхнә” балалар театр журналлары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрлары  тарафыннан ел саен балалар һәм яшүсмерләр театрларының “Сәйяр” республика фестивале уздырыла.  

3 декабрьдә, Казан шәһәренең “Әкият” балалар үзәгендә “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада республиканың 35 районыннан балалар - фестивальнең зона этабында җиңүчеләр катнашты.  Социалистик  Хезмәт герое  Стелла Габдрахманова исемен йөрткән Яңа Кенәр урта мәктәбендә эшләп килүче “Сәләт” театр түгәрәге колллективы  гран-прига лаек булды. Түгәрәкне җитәкләүче Ләйсән Нигъмәтуллина үз эшенең чын остасы. Талантына, булганлыгына, шул ук вакытта гадилегенә сокланып туймаслык. Укучыларның сәләтен ачыкларга тырыша, аларга үз вакытында  дөрес юнәлеш бирә. Бу фестивальдә алар М.Мәһдиевның “Без 41нче ел балалары” әсәреннән өзек белән катнаштылар. Артистларны да җитәкче бик дөрес итеп, образларга туры килә торган итеп сайлаган. Йосыф Хафизов, Лилия Мөхәмәтшина, Айзилә Хөсәенова, Фаил Бариев һәм Рәйхан Хәбибуллин үз рольләрен республика белгечләре дә сокланып  утырырлык итеп башкардылар. Рәйханның моңлы итеп гармунда уйнавы, укучыларның сугыш чоры балаларының күргән михнәтләрен, ачы язмышларын, ятимлек авырлыгын үзләренең образлары аша күңелләрне тетрәндерерлек итеп ачып бирә алулары чынлап та югары бәя алырлык.  Мәктәбебездә шушындый сәләтле укучылар, эшкә бөтен күңелен биргән укытучылар булуы белән без бик горурланабыз. Илһамланып эшләү нәтиҗәсенең баллы җимешләрен әле бик күп еллар татып яшәргә насыйп булсын иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучылары Лилия Фазуллина,

Нурфия Садикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев