Яңа Кенәр Сабан туенда Арча егете батыр калды
Яңа Кенәр авыл җирлегендә Сабан туе зур бәйрәм рухында узды
Чарада Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин катнашты.
Бәйрәмне ачып, авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин килгән кунакларга, иганәчеләргә һәм авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Сабан туе кысаларында авыл хуҗалыгы тармагында нәтиҗәле хезмәт куючыларны хөрмәтләү тантанасы да узды. 2026 елның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Вагыйз Каюмов, Лилия Рахматуллина («Аю» ширкәте), Ринат Хисмәтуллин, Мөслимә Шакирова («Заря» ширкәте), Рамил Бакиев һәм Эдуард Яковлев («Кызыл Яр») Арча районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Бәйрәм программасында милли уеннар, спорт ярышлары һәм милли көрәш аеруча зур кызыксыну уятты. Көрәш берничә үлчәү категориясендә үткәрелде. Нәтиҗәдә, Яңа Кенәр авыл җирлегенең 2026 елгы Сабан туеның абсолют батыры исемен Арча шәһәреннән Рамил Хәкимҗанов яулады.
Традиция буенча, Сабан туе ярышларында катнашучыларга махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Марат Мөхәммәтшин һәм Илдус Монасыпов исеменнән дә бүләкләр тапшырылды.
Сабан туе ел саен авыл халкын һәм кунакларны берләштергән күркәм бәйрәм булып тора
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев