erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә район башлыгы призына волейбол ярышы үткәрелде

16 февральдә Яңа Кенәрдә район башлыгы призына үткәрелгән ярышта Яңа Кенәр авылы, Арча, Әтнә, Биектау, Балтач районнары һәм “Казан Гидро“ командалары катнашты.

Бәйгене тәбрикләү сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ачты. Мәктәп директоры Хәмбәл Вәлиев, Яңа Кенәрдәге “Сугышчан туганлык“ оешмасы җитәкчесе Рашат Салихҗанов, ветераннар советы җитәкчесе Илдар Фәйзрахманов спортчыларга уңышлар теләделәр.

Арчадан Илсаф  Мостафин иң яхшы сакчы, Балтачтан Линур  Низаметдинов иң яхшы һөҗүмче исемнәренә лаек булдылар.

Ярышны оештыруда ветеран укытучы Ришат Садиков башлап йөрде.
Көне буе барган ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә: беренче урында Балтач, икенче урында “Казан Гидро“, өченче урында Биектау командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев