erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кырлай урта мәктәбе 70 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бөтен Татарстанга данлыклы, күренекле шәхесләргә бай Яңа Кырлай урта мәктәбе 70 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Яңа Кырлай авылын республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә Габдулла Тукай белән бәйле авыл буларак беләләр. Биредә моннан 70 ел элек ачылган урта мәктәп тә лаеклы рәвештә бөек шагыйребезнең исемен йөртә.

Мәктәпне төзү тарихы да күпмедер дәрәҗәдә Габдулла Тукай белән бәйле. Яңа Кырлайда урта мәктәп салу кирәклеген “Тукай” романына мәгълүмат туплаган вакытта иң беренче булып Әхмәт Фәйзи күтәреп чыга. Шушы авыл кешеләре – СССР Югары Советы депутаты, колхоз рәисе Фәсәхәт Сафина, Яңа Кырлай башлангыч мәктәп мөдире Мансур Зарипов мәктәп салдыру эшенә җиң сызганып тотына. 1953 елда Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп бинасында укулар башлана. Ашытбаштан Абдулла Кадермәтовны директор итеп китерәләр. Шул ук елны 8 сыйныфка 130 бала кабул ителә. 16 бала гына булу аркасында 9 сыйныфка килгән укучыларны тараталар. Яңа Кырлай урта мәктәбенә Бирәзәбаш, Чиканас, Иске Иябаш, Яңа Иябаш, Әзәк, Симетбаш, Ашытбаш, Пионер, Алмалы, Кышкар, Өтнә авылларыннан да балалар йөреп укыган. Әлеге мәктәптә 500дән артык бала белем алган еллар билгеле. 1975–1976нчы уку елын укучылар хәзерге өч катлы таш бинада башлап җибәрәләр. Бу мәктәпне салдыруга, аның матди-техник базасын ныгытуга ул вакытларда директор булып эшләгән Гомәр Яруллин бик зур көч куя.

Еллар уза, мәктәп үз укучыларын мөстәкыйль тормыш юлына озата бара. Бүген алар илебезнең төрле почмакларында намуслы хезмәт итә. 70 ел дәвамында белем учагы булган мәктәп бүгенге көндә дә районның алдынгы мәктәпләреннән санала. Зөлфия Хәйруллина җитәкчелегендәге коллективта 116 балага 23 югары белемле укытучы хезмәт куя. Аларның 12се югары, 11е – беренче категориягә ия. Тәҗрибәле, үз эшләренең остасы булган укытучылар белән бергә мәктәптә үз эшләренә тугрылыклы булган яшь буын укытучылар кулга-кул тотынып эшли.

“Узган ел мәктәп ашханәсе ныклап төзекләндерелде, – ди мәктәп директоры Зөлфия Хәйруллина. – 3 сыйныф “Үсеш ноктасы” проекты кысаларында яңа укыту җиһазлары белән баетылды. Коллектив төрле республика бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яулый, грантлар ота. Күп кенә җиһазлар, татар халык киемнәре, Габдулла Тукай геройлары киемнәрен алдык. Шулай ук ел саен безнең мәктәптә республикакүләм Габдулла Тукай укулары уза. Анда төрле районнардан килгән укучылар үз эшләрен яклап чыгыш ясый”.

Узган шимбәдә юбилей уңаеннан мәктәп төрле елларда үзендә укыткан ветераннарын, укыган укучыларын җыйды. Алар өчен концерт номерлары белән бик матур чара үтте.

Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде.

“Без ел дәвамында Яңа Кырлай мәктәбе коллективы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Алар республика чараларында да актив катнашалар, уңышлар яулыйлар”, – диде ул, коллективка мәктәп җиһазларын яңарту өчен сертификат тапшырып.  

Мәктәп коллективының һәр өлкәдә алдынгы урыннарда баруын район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров та билгеләп үтте.

“Яңа Кырлай мәктәбе Арча мәктәпләре белән бер тиңдә тора, дип әйтеп була. Төрле олимпиадалар булсынмы ул, чаралармы, укытумы – Яңа Кырлай мәктәбе һәрвакыт беренче. Бик зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешергә насыйп булсын”, – дип коллективка уңышлар теләде ул һәм сертификат тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәм ветеран укытучыларны, мәктәпне тәмамлаган укучыларның хатирәләре, балаларның чыгышлары белән бер сулышта үтеп китте. Әлбәттә инде, бәйрәм булгач, бүләкләрсез булмый. Бу көнне укытучылар да төрле дәрәҗәдәге бүләкләр ия булдылар.

 

Республика бүләкләренә ия булган укытучылар:

Фатыйхова Сәрия Данил кызы – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе;

Зыятова Дилбәр Хәлил кызы – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мактаулы остаз” Мактау билгесе;

Әхмәтгалиева Эльмира Алис кызы, Кәбирова Әнисә Рәшит кызы – ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгының “Телләрне, мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен” күкрәк билгесе;

Шакирова Клара Данил кызы, Ганеева Альмира Михаил кызы, Ганеев Илнар Тәүрис улы – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы.

Булат Шакиров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X