erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Янгында зыян күргән 25 кеше стационарда дәвалана

Район башлыгы хәбәр итә

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев «эшлекле дүшәмбе»дә белдерүенчә, предприятиедәге янгыннан зыян күргән 25 кеше стационар дәвалана. Шулардан 10ы Мәскәү медицина оешмаларында, алтысы – Республика клиник хастаханәсендә, тагын тугызы – Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә.

70 зыян күрүчегә амбулатор ярдәм күрсәтелгән. Бүгенге көнгә бер кеше өйгә чыгарылган.

«Барлык пациентларда да савыгуның уңай динамикасы күзәтелә», – дип билгеләде Радмир Беляев.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев