erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ярдәмгә мохтаҗларның өенә барып хезмәт күрсәтүче Рамилә Борһанова: «Миңа ул әбиләр әнием кебек якын»

Район социаль яклау идарәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Исән-сау халыкка игелекле хезмәт күрсәтергә язсын!

Район социаль яклау идарәсенең төрле бүлекләре бар. Шундыйларның берсе – мохтаҗларга өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге.

Бүлек җитәкчесе Гөлүзә Гарифҗанова: “Безнең бүлектә барысы ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә 45 социаль хезмәткәр өйләренә барып хезмәт күрсәтә. Һәм тагын ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне карау буенча 15 ярдәмче эшли”, – дип сөйләде. 

Гөлүзә Фәритовна безне өйгә барып хезмәт күрсәтүче Рамилә Борһанова белән таныштырды. Рамилә белән эш урынында таныштык. Ул күп фатирлы йортта яшәүче 87 яшьлек Тәскирә апа янында иде. Без килгәндә Тәскирә апаның кулына, бармакларына төрле хәрәкәтләр ясата иде. Тәскирә апаны яткан урыныннан торгызып утырткан. Бик ачык апа булып чыкты ул. Сөйләшеп киттек. Сүзне үзем белән таныштырудан башлап, Рамиләне мактарга килдем, дидем. Тәскирә апа: “Рамиләне мактарга кирәк аны, – дип сөйләшүне күтәреп алды. – Аның кебек кеше юк. Яткан җиремнән, әйдә Тәскирә апа, ботка, аш пешердем, чәй кайнаттым, дип торгызып утырта. Башта кулымнан тотып ашата, аннан, әйдә Тәскирә апа, үзең ашап кара инде, дип кашыкны тоттыра. Рәхмәт, бик карый инде”.

Тәскирә апа Кылачы авылы кызы. “Шунда туып-үстем. Әртилдә эшләдем, – дип сөйләде ул. – Мин үзем 1939 елгы. Без биш бала. Иң кечкенәсе мин. Беләсездер, Арча станциясендә Шәфыйкъ исемле абыем гомер буе итек тегүче булып эшләде. Әти сугыштан  исән-сау кайтты. Бик оста балта остасы иде. Мин сугыш чоры баласы. 19 яшьтә Сахалиннан кунакка кайткан Габделхай исемле егеткә кияүгә чыктым. Урлап диярлек алып кайтты ул мине. Әйбәт кеше булды. Алар бу як кешеләре. Кайнатам Габделкәрим, кайнанам Зәйнәп бик әйбәт кешеләр иде. Башта алар Арчага кайтып китте, аннан без дә кайттык. Монда төзелештә дә эшләдем, чүәктә эшләп пенсиягә чыктым. Рәсемем Мактау тактасында да торды. Ике улым  мәрхүм инде. Уртанчысы гаиләсе белән Арчада яши. Аллага шөкер килеп карап  торалар. Бер улым армиядән кайтып, бер ай гына торды, суга батып үлде. Икенчесе авыртып китеп барды... Әтиләре 2014 елда мәрхүм булды. Телефоным бар. Яткан килеш телевизор карыйм. Йөри генә алмыйм. Аякларым йомшап, егылып, бот сөягем сынып, менә шулай урын өстенә калдым. Рәхмәт инде, балаларым, Рамилә килеп тора”.

– Рамиләне яратасызмы?

– О-о, Рамиләсез яшәп буламы?! Юк, булмый... Тәскирә апа җаным нихәл, дип аның килеп керүләре! Ай, Рамилә җаным, аркаларым бик кычыта, аякларым авырта дигәч, даруларымны бирә, аркаларымны уа. Нинди генә! Ияләнгән, нәкъ үз кешең!

– Чәчеңне шулай матур итеп кем үрде?

– Рамилә үрә.

 Рамилә Каенсар авылында яши. Каенсардан килеп, Арчада алты кешегә социаль ярдәм күрсәтә. Һөнәре буенча фельдшер. Эшен яхшы белә. “Эшемне яратам, – ди ул. – Миңа ул әбиләр әнием кебек якын. Әнием, Аллага шөкер, исән-сау. Мин 2018 елга кадәр шәфкать туташы булып эшләдем. Хәзер ярдәмгә мохтаҗларның өенә барып хезмәт күрсәтәм. Атнага ике һәм өч тапкыр хезмәт күрсәтү каралган. Килгәч тә күрешеп, хәлләрен сорашып, торгызып утыртып, иртүк килсәм, кулларын-битләрен юып, асларын алмаштырып, тәһарәтләр алдырып, ашарга әзерләп яки әзерне җылытып ашатабыз. Кибеттән, аптекадан кирәкле әйберләрне дә алып кайтабыз”.

Рамиләнең ире берничә ел элек мәрхүм була. Бүген ул балалары, оныкларына куанып яши. Олы кешеләргә ярдәм итү кебек игелекле эшләр дә аның күңеленә рәхәтлек бирә. Рамилә, сезгә исән-сау эшләргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев