Бу кызыклы.
Татарстанда 35 яшькә кадәрге 35,5 меңнән артык кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр ТР Икътисад министрлыгында. Алар төбәктәге шәхси эшмәкәрләрнең өчтән берен диярлек тәшкил итә. Татарстан яшь шәхси эшмәкәрләр саны буенча Россия субъектлары арасында бишенче урында тора.
Бу күрсәткеч буенча Россиядә алдынгы урыннарны Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Санкт-Петербург алды. Татарстандагы яшь эшмәкәрләр еш кына сәүдә, йөк ташу һәм фәнни-техник эшчәнлек өлкәсендә эшлиләр.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-rossiyada-yas-esmakarlar-sany-buenca-bisence-urynny-aldy-5922107
Нет комментариев