Котлыйбыз
28 майда район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмир Вәгыйзов язгы кыр эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен яшь механизаторларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Алар арасында “Ашытбаш“тан Рамил Сибгатуллин, “Тукай“ ширкәтеннән Нияз Шерматов, “Северный“дан Фирзәр Камалетдинов, Рөстәм Сәфәргалиев, “Игенче“дән Салават Хәйруллин, “Курса МТСы“ннан Надир Сафиуллин, “Ватан“нан Раил Лотфуллин, “Ак барс“ агрокомплексы“ннан Раил Фәйзрахманов бар.
Нет комментариев